Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда транспорт салымы буенча ташлама бирүне гадиләштерергә җыеналар

Салым органнарына бармыйча гына ташлама алу хокукы алу мөмкинлеге бирү турында закон проектын парламент комитеты депутатлары хуплады.

Татарстанда физик затларга транспорт салымы буенча ташламаларны вәкаләтле органнардан алынган белешмәләр нигезендә гаризасыз бирү тәртибен билгеләргә җыеналар. ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты депутатлары тиешле закон проектын хуплады.

«Транспорт чаралары берничә булса, салым ташламасы транспорт чарасына карата исәпләнгән салымның максималь суммасы белән бирелә», — диде парламент комитеты рәисе Леонид Якунин.

Ул ачыклык керткәнчә, үзгәрешләр ташламалы категория гражданнарга салым ташламасын салым органына бармыйча гына файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

2019 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда транспорт салымы буенча ташламалардан файдаланучылар саны 19 меңнән артык кеше булган, шулардан 1904 кешенең транспорт чарасы берничә.

Чернобыль һәлакәте вакытында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, шулай ук двигателе 100 ат көченә кадәрле автомобильләре булган I һәм II төркем инвалидларына транспорт салымы ташламалары бирелә.

Комитет депутатлары «Транспорт салымы турында»гы республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проектын хуплады.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев