Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда укытучы һәм шофер ут капкан мәктәп автобусыннан балаларны коткарган

Татарстанда укытучы һәм шофер ут капкан мәктәп автобусыннан балаларны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Республиканың Чистай районында хәрәкәт вакытында мәктәп автобусы януы турындагы хәбәр бүген 7: 58 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына килгән.

Автобус Кече Талкыш авылыннан Фиков Колок авылына бара торган булган. Янгын вакытында салонда 18 бала булган. Машина йөртүче укытучы белән бергә укучыларны оператив рәвештә урамга чыгарган, ә аннан соң транспортка капкан утны үзләре сүндергән.

Автобус механизмнарының төзек булмавы аркасында янгын чыккан булуы ихтимал.

Шулай ук мәгариф бүлеге тиз арада мәктәп укучыларын йөртү өчен «Фиат» микроавтобусы бирүе дә мәгълүм.

Моннан тыш, Чистай прокурорына мәктәп автобусы белән булган хәл  турындагы мәгълүматны тикшерү йөкләнгән.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев