Татарстанда урманнар яну куркынычы югары булганлыктан, шторм кисәтүе игълан ителде
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда урманнар яну куркынычы югары булганлыктан, шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булу белән бәйле шторм кисәтүе кертелде. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Әлеге чара 2022 елның 5 июленнән 11 июленә гамәлдә булачак. Янгын куркынычы янаган бу чорда төбәк IV класска кертелгән, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-urmannar-yanu-kurkynycy-yugary-bulganlyktan-storm-kisatue-iglan-itelde-5856880

Рамия Гарифуллина фотосы


Нет комментариев