Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда урта һөнәри белем бирү оешмаларының гаризалар кабул итү вакыты билгеле

2020 елда Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары укырга керергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итүне, гадәттәгечә, 20 июньгә кадәр башлап җибәрергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

 

Иҗади сәләт таләп итә торган белгечлекләр өчен кабул итү кампаниясе 10 августка кадәр, башка белгечлекләр өчен 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Көллиятләрдә, техникумнарда буш бюджет урыннары калган очракта гаризаларны 25 ноябрьгә кадәр кабул итәргә мөмкиннәр. Тик түләүсез буш урыннарның ноябрь аена кадәр калуы икеле.

Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, соңгы елларда урта һөнәри белем алырга теләүчеләр саны арткан. Мәсәлән, 2019 ел нәтиҗәләре буенча педагогик профиль сайлаучылар арасында конкурста бер урынга алты кеше (аттестатның уртача баллы 4,6); авыл хуҗалыгына бәйле белгечлек сайлаучылар арасында — бер урынга ике кеше (аттестатның уртача баллы 4,0); икътисадның реаль секторына караган белгечлек сайлаучылар арасында — бер урынга дүрт кеше (аттестатның уртача баллы 4,4) катнашкан.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев