Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда вакцинация буенча телеграм-бот эшли башлады

Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация буенча «Сәламәт булыйк!» дигән телеграм-бот эшли башлады.

Аның ярдәмендә республикада яшәүчеләр үз шәһәре яки районында якындагы вакцинация пунктын таба, вакцинациягә языла, вакцина турында иң еш бирелә торган сорауларга җавапларны өйрәнә, шулай ук үз якыннары һәм дуслары белән мөһим мәгълүмат белән уртаклаша ала.

Моның өчен сылтама буенча керергә яки телеграмда @vaccine_rt_bot адресын җыярга кирәк.

Телеграм-бот «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы инициативасы белән әзерләнгән. Республикада яшәүчеләргә вакцинациянең мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү – төп бурычларның берсе, дип искәртте «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Без кешеләрне дөрес, объектив һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәргә бурычлы. Аны өйрәнгәннән соң, алар прививка ясату-ясатмау турында билгеле бер карарга килергә тиеш. Мәгълүмат алуның үтемле, оператив һәм гади булуы аеруча мөһим – телеграмнан файдаланучы һәркем хәзер вакцина турындагы төп сорауларга тиз арада җавап таба ала», - дип билгеләп үтте Сәлимгәрәев.

Телеграм-бот кешеләргә үз районындагы вакцинация пунктларын табарга мөмкинлек бирә. Моның өчен исемлектән үзең яшәгән шәһәрне яки бистәне сайларга кирәк. Моңа җавап рәвешендә адреслары һәм эш графигы күрсәтелгән вакцинация пунктлары исемлеге пәйда булачак.

Бот аша вакцинациягә дә язылып була – дәүләт хезмәтләре порталына күчеп яки кайнар линиягә шалтыратып, сервис моны эшләргә мөмкинлек бирә.

Вакцинация турында иң еш бирелә торган сораулар арасында прививканың ничек үткәрелүе, чир йоктыру куркыныч янаган төркемнәргә кемнәрнең керүе, вакцинаның тискәре йогынтысы, организмның прививкага реакциясе белән бәйле һ.б. сораулар бар.

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев