Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыру очраклары

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 18 меңгә якын очрагы теркәлгән, диспансер учетында 11 меңнән артык ВИЧлы теркәлгән, шуларның 120 се - балалар. Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм комммуникацияләр агентлыгында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Ирина Малышева...

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 18 меңгә якын очрагы теркәлгән, диспансер учетында 11 меңнән артык ВИЧлы теркәлгән, шуларның 120 се - балалар. Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм комммуникацияләр агентлыгында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Ирина Малышева белдерде.
Спикер сүзләренә караганда, республикада ВИЧ-инфекция таралуны булдырмауның төп инструменты - профилактика һәм медицина ярдәме оештыру.
Докладчы белдергәнчә, 2014 елга бюджет турындагы федераль закон буенча акцияләр үткәрү, мәкаләләр бастыру һәм тарату, полиграфия продукцияләре нәшер итү, стендлар урнаштыру кебек профилактик эшләргә 4,3 млн сум чамасы бюджетара трансфертлар бүлеп бирелгән.
Агымдагы елның 1 ноябреннән Татарстанда 4484 ВИЧ-инфекцияле кеше антиретровирус терапиясе ала, аларның 110 ы - балалар.
"Соңгы 3 елда антиретровирус терапия алучы авырулар саны 2,3 тапкыр артты. Бу дәвалау терапиясен файдалану мөмкинлеге - 100 процент диярлек. Әлбәттә, бу терапияне файдалану ВИЧ-инфекциянең анадан балага күчү очракларын киметү мөмкинлеге бирде. 10 ай нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 0,5 процент тәшкил иткән. Узган елның шул чорында 0,9 процент булган", - дип ачыклык кертте И.Малышева.
Татарстан Хөкүмәте икенче ел рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аша төрле проектларга, шул исәптән ВИЧ-инфекция профилактикасына, грантлар бүлеп бирә. Быел 7 млн сум бирелгән.
Шулай ук республикада ел саен миллионнан артык кеше төрле күрсәтмәләр буенча ВИЧ-инфекция буенча тест уза. "Бу авыруны үз вакытында ачыкларга һәм чаралар күрү мөмкинлеге бирә", - диде ул.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИЧ