Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ял көннәрендә буран, көчле җил һәм 2 градус җылылык көтелә

Шимбә һәм якшәмбе, 19 һәм 20 февральдә, көньяк-көнбатыш атмосфера агымнары республикага җылы һава алып килә.

Алдагы ялларда Татарстанда көнбатыштан көнчыгышка таба баручы атмосфера фронтлары йогынтысында шактый җылы, әмма тотрыксыз һава торышы урнаша. Татарстанның Гидрометеорология үзәге алдагы көннәргә һава торышын шулай фаразлый.

Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, шимбә көнне урыны белән күз күреме начарланырлык көчле буран, һәм көчле җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Шул ук вакытта юлларда кар көртләре һәм кар измәсе, урыны белән бозлавык булачак. Республикада һава температурасы төнлә -1..-7 градус, көндез -4..+2 градус булыр дип көтелә.

«Температура фонының күтәрелүе һәм явым-төшемнәр түбәләрдән кар һәм боз төшүгә китерергә мөмкин», — дип кисәтә синоптиклар.

Киләсе атна башында республикада вакыты белән кар һәм юеш карлы шундый ук җылы һава торышы сакланыр, дип фаразлый метеорологлар.  

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/18-02-2022/tatarstanda-yal-k-nn-rend-buran-k-chle-il-m-2-gradus-ylylyk-k-tel-5849651

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода в лениногорске лениногорск погода

2
X