Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ясле төркемнәргә 3 меңнән артык бала йөри

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә узган ел ясле төркемнәргә 3 меңнән артык бала йөри башлады, ә 2022 елга барлык 3 яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Казанда 33нче «Хыял» балалар бакчасында сөйләде.

«2022 елда балалар бакчаларында ясле төркемнәрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге барлык балаларны урыннар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур», — дип уртаклашты Илсур Һадиуллин.

2018 елдан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 6 мең бала өчен 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шуларның 3 меңгә якыны ясле төркеменә йөри.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/12-02-2020/2019-elda-tatarstanny-balalar-bakchalaryna-ch-yashk-kad-rge-3-me-n-n-artyk-bala-y-ri-5722319

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев