Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән

Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

 

Шәһәр читендәге юлдан барган вакытта аларның машиналары сүнгән. Ир-ат автомобильне төзәтергә тырышып караса да, нәтиҗәсе булмаган. Ирнең хатыны һәм өч яшьлек кызы салкында туңа башлаган.

Янәшәдән үтеп барган ЮХИДИ инспекторлары – полиция лейтенанты Евгений Липатов һәм полиция кече лейтенанты Евгений Черняев юл читендә туктап торган автомобильгә игътибар иткән. Полицейскийлар, хәлнең сәбәбен ачыклау өчен, алар янында туктаган.

Инспекторлар гаиләне патруль автомобиленә утыртып, аларга кайнар чәй биргән, үзләре исә машинаны төзәтергә ярдәм иткән.

Гаилә, полицейскийларга рәхмәт әйтеп, юлын дәвам иткән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/13-12-2019/tatarstanda-yuhidi-inspektorlary-yulda-mashinalary-vatylyp-kalgan-gail-g-yard-m-itk-n-5699581

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев