Заман сулышы

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина янган, ике кеше зыян күргән

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң янган машинада ике кеше зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

 

Бүген 7.26 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татар Янтыгы авылы янында Шәле — Саескан Тавы юлында «Лэнд Ровер», «Тойота» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешү турында хәбәр килде.

Авариядән соң «Лада» автомобиле юлга аркылы борылган һәм яна башлаган.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

118нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 8.01 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: