Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстандагы качаклар гаиләсе Россия гражданлыгын тизләтелгән тәртиптә алачак

Владимир Путин белән туры эфирдан соң, бөтен илгә танылган Люльковичлар гаиләсе Россия гражданлыгын тизләтелгән тәртиптә алачак. Күп балалы гаилә хәзер Чаллыда яши. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Елена Соловьева хәбәр итте.

 

«Люльковичлар гаиләсенең мөрәҗәгате Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан каралды, гражданлык алу мәсьәләләрен тиз арада хәл итү өчен ярдәм юллары табылды», – диде Елена Соловьева.

Аның сүзләренчә, гаилә Татарстан территориясендә эшләүче гражданнарны ирекле күчерү буенча дәүләт программасында катнашу өчен гариза биргән инде. «Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән килешенгән, якын арада документлар каралачак һәм гаилә Россия гражданлыгын алачак», – диде идарә башлыгы урынбасары.

Люльковичлар гаиләсе Россия Президентына «Владимир Путин белән туры элемтә» телепрограммасы барышында мөрәҗәгать итте. Качаклар Татарстанга Донбастан килүләрен һәм шуңа күрә тизләтелгән формада гражданлык ала алмауларын хәбәр итте.


Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/06/21/188518/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев