Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанга көчле салкыннар килә

34 градуска кадәр суыта?

5-13 декабрь чорында көчле суыклар көтелү сәбәпле, кисәтү игълан иткәннәр. Һава температурасы −34 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, сишәмбе — 5 декабрьдә аз гына кар, урыны белән буран булачак. Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә 15-17 метр тизлектә көчле җил. Иртәгә көндез һава температурасы −11 градус тәшкил итәчәк. Төнлә исә −13 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптиклар фаразына караганда, чәршәмбе — 6 декабрьдә аз гына кар-буран, секундына 17 метр тизлектә җил булачак. Көндез −6...-11, төнлә −8...-13, урыны белән −19 градуска кадәр.

Пәнҗешәмбе — 7 декабрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы −20...-25 градуска кадәр, төнге сәгатьләрдә −23...-29, урыны белән −34 градуска кадәр төшәчәк. Гидрометеоүзәк белгечләре басым ясап әйткәнчә, тәүлекле уртача температура нормадан 10-20 градуска түбәнрәк булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/128879/

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев