ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар күктә якты эз белән сәер объектны төшергәннәр

Казан өстендә төнге күк йөзе шәһәр халкын гаҗәпләндергән.

Шәһәрнең төрле районнарында яшәүчеләр сәер объект — якты ак нокта күргәннәр, ул яктыртып бара торган булган. Ачык конус яки эчтән яктыртылган зур эз кебек.

Объект һавада шактый озак торды, шуңа күрә аны берьюлы берничә ноктадан видеога төшерергә өлгергәннәр. Кадрлар социаль челтәрләргә тиз таралды.

Бу нәрсә булганын әлегә беркем дә рәсми рәвештә аңлатмады. Әмма версия бар: күптән түгел күккә иярченнәре белән Кытай һәм Америка ракеталары старт алган. Бәлки, казанлылар аларның берсенең эзен күргәннәрдер.

 

Вечерняя казань

 


Нет комментариев