Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның 11 кешесе курортларда коронавирус йоктырган

Курортларда ял иткән вакытта Covid-19 коронавирусы белән Татарстанның 11 кешесе чирләгән. Бу хакта «Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

 

«мониторингның бөтен чорында 11 кеше ялдан, Россия Федерациясе курортларыннан һәм Төркиядән кайткач, яңа коронавирус инфекциясе белән авырды», – дип билгеләп үтте спикер.

Дүрт ял итүче Covid-19 вирусын - Сочида, дүртесе – Кырымда, икесе - Төркиядә, ә берсе Анапада йоктырган.

Шул ук вакытта соңгы атнада Татарстанда яңа коронавирус йоктырып кайтуның 11 очрагы теркәлгән. «Аларның ике очрагы - курортлардан кайтучылар: берсе Төркиядән һәм Сочидан бер кеше», - диде Авдонина.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/29-08-2020/tatarstanny-11-keshese-kurortlarda-koronavirus-yoktyrgan-5767094

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев