Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның күп балалы гаиләләре салым түләү өчен 31 млн сум күләмендә ташлама алды

Татарстанда күп балалы гаиләләр милек салымнарын түләү өчен 31 миллион сум күләмендә ташлама алды. Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина шулай дип белдерде.

 

«2020 елда күп балалы гаиләләр 31 миллион сум күләмендә салым ташламаларыннан файдаланды. Бездә аларның саны 46 мең кеше тәшкил итә», - диде Корчагина.

Аның сүзләренчә, ташламаны алу өчен гариза тапшырырга һәм салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Салым хезмәткәрләре үзләре социаль яклау органнарыннан мәгълүматлар ала һәм салым салган вакытта ташламаны куллана.

Салым чигерүе рәвешендәге ташлама инде икенче ел гамәлдә. Аннан 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы аналар файдалана ала. Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага фатир мәйданының биш квадрат метры яки торак йортның җиде квадрат метры күләменнән чыгып салым чигерүе тәкъдим ителә. Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр өчен салым чигерүе салым базасын участоктан 600 квадрат метрга киметә, ди спикер.

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X