Тавык йомыркаларының әкренләп бәяләре арзаная
10-15 гыйнвар аралыгында бәя 0,2 процентка кимегән.
Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы тапкыр тавык йомыркасы 20-26 июньдә арзанрак булган (-0,36 процент).
Бу ел башыннан йомырка 0,58 процентка кыйммәтләнде, ә 2023 елда бәя 61,35 процентка үсте, шул исәптән декабрь аенда 18,17 процентка.
Моннан тыш, узган атнада тавык ите (-0,9 процент), сосискалар, сарделькалар, макарон эшләнмәләре (-0,2 процент), шикәр һәм кара чәй (-0,1 процент) арзанайган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев