Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тавыш бирү өчен уңайлы участокны «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә табып була

8 сентябрьдә теркәлгән урында яшәмәүче Татарстан кешеләре «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә үзләре өчен иң уңайлы участокны ачыклап, сайлауда катнаша ала. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Гаризаны 4 сентябрьгә кадәр кабул итү пунктында шәхсән үзеңә гариза язарга кирәк. Үзең белән паспорт булырга тиеш. Гаризаларны теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә, территориаль сайлау комиссиясе гариза кабул итү пунктында, күпфункцияле үзәкләрнең гариза кабул итү пунктында һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн режимда кабул итәләр. Соңгы очракта расланган исәпкә алу язмасы булырга тиеш.

Махсус гаризаны 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр дә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә килергә кирәк, анда махсус саклау маркасы белән гариза алырга була.

Җитди сәбәпләр аркасында гариза кабул итү пунктына шәхсән үзләре килә алмаучылар территориаль сайлау комиссиясенә яки участок сайлау комиссиясенә телдән яки язмача мөрәҗәгать итә ала.

Россиядә яшәү урыны буенча теркәлмәгән, 6 июньгә кадәр Татарстанда вакытлыча тору урыны буенча теркәлгән гражданнар да тавыш бирү өчен гаризаны шул тәртиптә бирә ала. Моның өчен паспорттан тыш, тору урыны буенча теркәлү турында таныклык та булырга тиеш.

Барлык сораулар буенча Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 8 800 707 2019 «кайнар элемтә» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191449/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев