Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен сатып алырга тәкъдим иттеләр

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү процедурасы Covid-19 коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарның куркынычсызлыгы өчен таләп ителгән үзгәрешләр кичерәчәк.

 

Шулай итеп, төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дизинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итте Россия җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод.

«Алдан тавыш бирү вакыты өч көннән җиде көнгә кадәр арта, “Мобиль сайлаучы“ программасы кулланылачак, җитди сәбәбе булганнарга өйдә тавыш бирү булачак, Мәскәүдә электрон тавыш бирү кулланылачак. Төбәк сайлаучыларына медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим ителде», - диде эксперт.

Авырлашкан эпидемиологик ситуация булуга да карамастан дөньяның башка илләрендә тавыш бирү план тнигезендә бара.

«Дөньяда сайлау процессларының тулы параличы турында сөйләргә ярамый. Әйтик, Франциядә күптән түгел узган муниципаль сайлауларда кирәкле саклык чаралары күрелде: сайлаучыларга медицина битлекләре, авторучкаларны эшкәртү өчен бактерияләргә каршы салфеткалар бирелде», - дип искәртте Александр Брод.

Фото:архив/Владимир Васильев

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев