Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәктәбендә туган тел айлыгында төрле чаралар уза (+фотолар)

Районыбызның Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә уздырылучы туган тел айлыгы «Туган телем - иркә гөлем” дигән исем белән бара. 20 нче гыйнвардан алып 21 февральга кадәр биредә уздырылучы чаралар саны белән дә, төрлелеге белән дә үзенчәлекле.



Айлыкның беренче ункөнлегендә галим, язучы Риза Фәхреддингә багышланган чаралар планлаштырылган. Укучылар өчен төрле тәрбияви сәгатьләр, интеллектуаль уеннар, рәсем, инша бәйгеләре оештырылган. Шулай ук айлык кысаларында мәктәптә Риза Фәхреддин музеенда очрашу узган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Муллагалиева укучылар белән мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдипнең тормыш юлы, Чыршылыда торган вакытындагы хезмәте турында фикер алышканнар. Түбән Чыршылы мәктәбендә айлык кысаларында галимнең "Тәрбияле бала" нәсыйхәтләрен сәхнәләштерүгә зур әһәмият биргәннәр.

"Әдәп башы-туган тел" дип аталган  чарада башлангыч сыйныф укучылары ашау әдәпләре, тәрбиялелек турында күренеш күрсәткәннәр, татар халык җәүһәрләре булган бишек җырлары, мәкальләр, табышмак, әкиятләрнең телебезне баетуга керткән әһәмияте турында сөйләшкәннәр.

-    Өлкәнрәк сыйныфтагы укучыларыбыз әдәп кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Балалар "Тукмар белән Чукмар" әкияте аша дуслык, туганлык әдәпләрен күрсәттеләр, "Бәхетле гаиләнең нигезе - тәртипле балалар үстерү" дигән фикерне дәлилләп, "Алтын алмалар" мәзәген күрсәттеләр. Шулай ук укучылар өстәл янында үз-үзеңне әдәпле тоту, ата-ананы хөрмәт итү турында әңгәмә кордылар, "Кунак әдәпләре" темасын ачып күрсәттеләр. Һәр сыйныф тәрбияле бала - дөнья байлыгына тиң хәзинә  икәнен аңлатты. Фикерләрнең туган телебездә, матур, тирән итеп яңгыравы да бик куандырды, - ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Муллагалиева.  

Тулырак "Заман сулышы" газетында.

Фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев