Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылыдан язалар: “Безгә бер таяк та җайлы, мин бит аны төрлечә кулланып барам”

Быел кыш карларын бик сагындырып бирде. Безнең кебек чаңгыда йөрергә теләүчеләрне бөтенләй дә нык ялындырды. Инде менә кыр-болыннар, тау битләре әкренләп ак юрганга ябына бара.


Мин Түбән Чыршылы мәктәбендә балаларга сәламәтлекнең асылын төшендерергә тырышучы физик тәрбия бирүче укытучы булып эшлим. Соңгы елларда купчелек укучыларымның спортка тартылуы, уңышларга ирешүләре бик куандыра билгеле. Мондый күренешнең нәтиҗәсен мин авылдашларымнан күрәм.

 Менә гадәти бер көнемне генә тасвирлап китим әле. Иртәнге эш вакыты, дәрес урыны – әрәмәлек. 80 яшьтән узган, укучыларым теле белән әйтсәк, “Әрәмәче бабабыз” – Зәкәрия абый монда ничә төп агач-куаклык барлыгына кадәр беләдер. Линейка белән үлчәп сызган кебек, чаңгы юлларын ясап, ауган-буталган агачларны тәртипләп өлгергән. Һәр елны шулай кабатлана. Берничә урында утыртылган чыршылар да бар, алдагы елларда таяк  белән билгеләнеп куелганнар иде, хәзер инде башлары ныклап күренә, үсеп киләләр.  

 Салынган сукмактан матурлыкка хозурланып, 5 нче сыйныф укучылары белән чаңгыда шуабыз. Балаларның үзара сөйләшүләренә колак салам .“Без бабай белән ( бабасы 70 яшьтән узды) шуарга баргач беренче тапкыр  төшкәндә беребез дә егылмады, икенче тапкыр мин чокырда мәтәләп калдым, бабам туп- туры төште дә китте”, - ди. Калганнар дәртләнеп үз очракларын сөйли башладылар.

Икенче дәрес – зуррак сыйныф укучылары белән. Бер укучымның бүген дә чаңгысының таяклары юклыгына игътибар итәм, “Апа, мин таякларымны таудан шуып сындырырга өлгердем инде, аннары гел бездә дәрес булган көнне әбиемнең ( 65 яшьләрдә, шуңа карамастан әле дә эшен дәвам итә) ялы туры килә, ул  мин мәктәптә вакытта бакчада чаңгыда йөри, миңа әлегә таяк юк”, - ди.  

Көнемнең беренче өлеше менә шулай, балалар белән бергәләшеп, дәресләр тәмамлангач та  спорт залында дәвам итә. Аннан ныклап чаңгы ярышларына әзерләнүләр башланачак.

Эштән кайтып киләм, гадәттәгечә, лаеклы ялдагы хезмәттәшләрем җәяү йөрергә чыкканнар, көнлек юллары 6-8 километр. ...Әһә, тау буена таба чаңгы эзләре бар, димәк инде Хәмидә апа ( 70 яшьләрдә), Фәния апа, Резедә апалар  (60 яшьтән узганнар), Лидия (40 яшьләрдә) чыкканнар.  Көн яктылыгы  мөмкинлек бирә, чаңгыларымны тагып мин дә китәм.  Юлымда  танышларым очрый ( шулай ук пенсионерлар), алар йөреп кергәннәр икән инде. Тау битендә чыр-чу килеп балалар “күмәч”ләрендә шуарга килгәннәр.

 

Әнисә Багаутдинова,  Түбән Чыршылы

Автор фотолары

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев