Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Театр һәм музейларның онлайн-проектларын Татарстан Президенты хуплады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын хуплады. Бу хакта ул үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

 

«Театрлар һәм музейлар да онлайн эшли. Өйдә күңелсез булмаячак», — дип язды республика җитәкчесе.

Карантин чорында Татарстан артистлары онлайн-чаралар үткәрү инициативасын тәкъдим иткән иде. Шулай итеп, алар бөтен дөнья буенча үз иҗатларына игътибарлы тамашачыларны сөендерергә һәм республика халкына ярдәм итәргә тели.

Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды. Шулай итеп, Казанның В.Качалов театры экскурсияләр һәм репетицияләрне карарга тәкъдим иткән «Качалов Online» проектын башлап җибәрде.

  • Мәдәни чаралар афишасы Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев