Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Телне кайчан тешләргә?

Кечкенә генә кошчык, кышлар өчен көньякка очып барганда, салкын җилдән туңып, җиргә егылып төште. Ул зур бер кырда аңсыз ятканда, янәшәдә утлап йөрүче сыер, аның өстен пычратып китте.

 

Сыерның җылы  “коймагы”на күмелеп ятканда кошчык  җылынды, җанланды. Шулай итеп, сыер пычрагы аны тормышка кайтарды.

Тора-бара кошчыкка шундый рәхәт булды, аның сайрыйсы, шатлыгын башкаларга да ишеттерәсе килде. Исән-калу шатлыгы шулкадәр көчле иде ки, түзмәде, кыр-яланнарны яңгыратып сайрап җибәрде. Янәшәдә, кыр тычканнарын  эзләп-эзләп тә тота алмаган, ачлыктан ачуы кабарган мәче үтеп бара иде. Кош сайравын ишеткәч тә, ул  тавыш ишетелгән якка шушышты. Пычранса пычранды, тик кошчыкны казып алып, тамагын туйдырды.

Бу риваятьнең мәгънәсе шулдыр:

  •     сезгә этлек эшләгән җан иясенең һәркайсы ул әле сезнең дошманыгыз дигән сүз түгел.
  •     сезне пычрактан сөйрәп чыгарган җан иясенең һәркайсы ул әле сезнең дустыгыз дигән сүз түгел.
  •     Тормыш матур һәм дөнья түгәрәк булганда, күп кеше  телен тыя алмый.

Кешегә  сөйләшергә өйрәнер өчен ике-өч ел вакыт җитә, ә аннары ул калган гомере буе дәшми калырга өйрәнә.

 

http://caydaq.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев