Тавыш бирүнең өч көнлек форматы гражданнар өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев белдерде.
"Берничә көн – кешеләрнең шәхси вакытларын планлаштыру, моны эш бирүче белән килештерү, кирәк булса, тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге – бу сайлау системасында тигез йөкләнеш, кешеләр зур чиратларда тормый", - дип аңлатты Терентьев.
Ул өч көнлек тавыш бирү – хакимият органнарына, оештыручыларга һәм күзәтүчеләргә өстәмә йөкләнеш булуын белдерде.
"Әмма бу кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләнә. Ил зур һәм күптөрле, барлык кешеләргә уңайлы тавыш бирү мөмкинлеге тудыру өчен", - дип ассызыклады ул.
Нет комментариев