Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш мәктәбендә “Габдерәхим Утыз Имәни укулары" конференциясе узды

Тимәш урта мәктәбендә зур вакыйга булды. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән хөрмәткә лаеклы шәхес - Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 265 ел булу уңаеннан “Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2019” төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциягә  Мәгариф идәрәсе җитәкчесе урынбасары Галия  Урманова, методист Римма  Фатыхова, “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе, язучы Таһир Ярулла улы Шәмсуаров, ветеран укытучы, Тимәш авылы имамы  Хәлил  Шәрипов, Тимәш авылы депутаты Айрат Габидуллин, Чирмешән районы  Утыз Имәни, Норлат районы Кизләү мәктәпләреннән,  Әлмәт шәһәре 16нчы мәктәптән, Самара өлкәсе Шонталы районы Денис авылы “Белем бирү үзәге”   укытучылары һәм  укучылары   чакырылган иде. Кызганыч,  Яр Чаллыдан  университет профессоры, гомере буена Утыз Имәнинең күпкырлы иҗат мирасына тугры калган әдәбият галиме – Шәрипов Әнвәр конференциядә катнаша алмады.

Конференция Тимәш мәктәбе директоры Юрий Снурницин һәм Мәгариф идарәсе методисты Римма  Фатыхова сәламләве белән башланды.Тимәш мәктәбе укучыларының ягымлы тавыш белән мөнәҗәт әйтүе, туган як, туган тел турында җырлары, Утыз Имәни  шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләүләре, тамашачыларны таң калдырды.

 Чакырылган кунаклардан Хәлил Хуҗа улы, Таһир Ярулла улы, Айрат Хәдит улы да үз чыгышларында, тарихыбызны белү мөһимлеге, яшь буынның белемле, инсафлы, үз туган телләрендә горурланып аралашу зарурлыгын әйттеләр.

Фәнни-гамәли конференцияләр укучылар һәм мөгаллимнәр өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәбебездә уздырылган конференциянең төп максатларының берсе – укучылар һәм укытучыларны фәнни-эзләнү һәм иҗат эшенә тарту булса, икенчедән мәшһүр әдипләребезнең әсәрләре үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә һәм аның теленә хөрмәт тәрбияләү.

Бу конференциядә катнашу өчен җибәрелгән укучылар һәм укытучыларның  эшләре, хезмәт җимешләре һәркайсы теркәлде, жюри әгъзалары тарафыннан каралды  һәм нәтиҗәләр ясалды.

“Шигырь, гыйлем, әхлак – мәңгелек солтаны, күзәтә күк өстән тынмас шагыйрь җаны”, “Әнвәр Шәрипов – энциклопедик шәхес”  исеме белә фәнни-эзләнү  бәйгесе буенча нәтиҗәләр:

1 урын – Ганиева И., Норлат районы,  Кизләү мәктәбе

2 урын – Сабитова Л., Лениногорск, 4нче мәктәп

– Хәниева З., Лениногорск, 4 нче мәктәп

3урын – Беглова А., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе

          – Воробьева С., Лениногорск, 4нче мәктәп

- Гарифуллина Р., Гәрәева К., Лениногорск, 12нче Лицей

- Вәлиева К., Самара өлкәсе, Шонталы районы, Денис авылы “Белем бирү үзәге”.

 

“Тәрбия һәм уку-укыту процессында Г.Утыз Имәни хезмәтләрен файдалану тәҗрибәсе” исеме белән мастер-класс бәйгесе буенча нәтиҗәләр:

1 урын – Фәхретдинова Р.Ч., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе

2 урын - Әхмәтҗанова З.Ю., Лениногорск, 8нче мәктәп

- Әшрәпова Э.Т., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе

3 урын – Хәкимова Г.Җ., Лениногорск, 6нчы мәктәп

- Гыймалетдинова Н.М., Норлат районы, Кизләү мәктәбе

Лауреат – Өметбаева Р.А., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе

Лауреат – Ситдикова Х.М., Лениногорск, 4нче мәктәп

Лауреат – Хәлимова Г.Җ., Лениногорск, 4нче мәктәп

Лауреат – Хаматшина Н.Һ., Самара өлкәсе, Шонталы районы, Денис авылы “Белем бирү үзәге”.

Конференция, килгән кунакларның мәктәп музеена һәм Тимәш авылы зиратында урнашкан Г.Утыз Имәни төрбәсенә    сәяхәте белән тәмамланды.

Әлеге очрашулар дәвам итсен, ничә еллар дәвамында үрелеп килгән туганлык җепләре өзелмәсен, милләтебезгә, халкыбызга, телебезгә, тарихыбызга булган горурлык хисләре сүрелмәсен иде дигән теләкләр белән барчабызга иминлек, иҗади  уңышлар телибез.

Тимәш мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев