Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәштә яшь гаилә киләчәк өчен битараф түгел

Тимәш мәдәният йортында ике сайлау участогы урнашкан, 1836нчы сайлау участогында 1100 сайлаучы, 1837нче сайлау участогында 970 сайлаучы исәпләнә.


 

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары әйтүенчә, халык актив тавыш бирә. Сайлаулар тыныч төстә уза.

Алдан гариза бирүчеләрнең соравы буенча, 14.00 сәгатьтә ике сайлаучының өенә барып сайлатачаклар.

Шулай ук Тимәштә беренче мәртәбә сайлаучылар да шактый, берсендә – 14, икенче сайлау участогында 12 беренче мәртәбә тавыш бирүче бар.

Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев  әйтүенчә, Тимәштә 11, 12 сентябрь көннәрендә халык актив тавыш биргән. “Бүгенгә халыкның 90 проценты үз фикерен белдерде”, - ди ул.

Тимәштә яшәүче яшь гаилә киләчәк өчен битараф түгел. Салават һәм Динара Закировлар гаиләсе сайлауга өчәү килгәннәр, кечкенә Кәримгә әле бер генә яшь. Кәрим әлегә берни аңламаса да, аның киләчәге якты, тыныч булсын өчен дип, әти-әнисе тавыш бирергә килгән.
-    Бүген менә без беренче тапкыр шундый составта сайлауга килдек. Сайлау һәркемнең гражданлык бурычы. Татарстаныбызда тотрыклылык булсын, алдагы тормышлар матур булсын, дип сайлауга килдек, - ди Динара Закирова.

Участок сайлау комиссиясе әгъзасы Халидә Сөләйманова әйтүенчә, участокта барлык санитар-эпидемиологик нормалар саклана. Килүчеләрнең температурасы үлчәнә, маска, перчаткалар бар. Тавыш бирергә килүчеләрнең куллары антисептик чаралар белән эшкәртелә.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев