Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәштә яшәүче Фәһимә апа Хисмәтуллинага - "ТАТМЕДИА" бүләге

Тимәштә яшәүче Фәһимә апа Хисмәтуллина өенә 7-8 төрле газет-журнал яздырып, аларны башыннан ахырына кадәр укып чыгып, ил-дөнья, республика, район яңалыклары белән танышып дип гомер итә. “Заман сулышы” газетының тугрылыклы укучысы.

 

Шушы көннәрдә “ТАТМЕДИА” җәмгыяте аңа кызыксындыру бүләге ясады, аны алып кайтып, Фәһимә апага тапшырдык. Дөрес, ул үзе килә алмады, кызы Әлфия апа килеп алды.

“ТАТМЕДИА” җәмгыяте басмаларына язылучыларның һәр ярты ел саен бүләк оту мөмкинлеге бар. “Языл һәм телевизор от” акциясен һәр ярты ел саен, газет-журналларга язылу чоры тәмамлангач уздыра. Анда төп приз – телевизор һәм башка бүләкләр уйнатыла. Моннан тыш, республика районнарында яшәп, “ТАТМЕДИА” басмаларына караган иң күп газет-журнал алдыручыларны да билгелиләр. Безнең районнан Тимәштә яшәүче Фәһимә Хисмәтуллинаны билгеләгәннәр. Төп приз – телевизорны оту бәхете әлегә елмаймаса да, бүләкле булуына шатланды.
-    Әни  телевизор отам әле дип, берничә газетка язылды да, квитанцияләрне Казанга җибәрергә кушты, - дип сөйли бүләкне алырга килүче кызы Әлфия ханым. – Мин кечкенә чактан ук хәтерлим: безнең өйгә һәрвакыт күпләп газет-журналлар килә иде. Әти  белән әни аларны ахырына кадәр укып чыгалар, аннан китаплар укырга тотыналар. Алар укымаган китаплар калдымы икән. Хәзер дә безгә – Тимәшкә 7-8 төрле газетлар килә, үзем дә берничә журнал яздырам. Әни барысын да укып чыга да, укырга калмады инде, дип басмаларның киләсе саннарын көтә башлый, - ди Әлфия апа.

Фәһимә апага җәйгә 88 яшь була. Шулай да барлык яңалыклар белән танышып, дөньядан артта калмыйча яши. Ул Азнакай районында туып-үскән. Кызы сөйләве буенча, бер сүз русча белмичә вербовкалау буенча Томск якларында эшләп кайткан.  1953 елда безнең якларга килә. Ире – Тимәшнеке. Монда СМУ-49 оешмасында изолировщица булып эшли, аннан Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсендә эшләп, шуннан пенсиягә чыга.
Бүгенге көндә кызы Әлфия апа тәрбиясендә яши. Дүрт онык, җиде оныкчыкка кадерле әби булып гомер итә. Фәһимә апаның “Заман сулышы” газетыннан да бүләк отканы бар икән, узган ел почтада “Язылучы көне”ндә дә бүләкле булган. “Әни белән бергәләшеп помидор рассадалары утырттык әле. Исән була күрсен. Һәрбарчабызны кайгыртып, безнең шатлыкларны бүлешеп яши”, - ди Әлфия апа.

Газетыбызның тугрылыклы укучысына без дә исәнлек, тыныч гомер телибез. Бездән аерылмасын.

“Языл һәм телевизор от” акциясендә һәркем катнаша ала. Моның өчен  “ТАТМЕДИА”га караган өчтән дә ким булмаган басмаларга язылырга кирәк. Акция башлангач, квитанциянең күчермәсен почта аша җибәреп була. Башлану вакыты турында “Заман сулышы” газетында языла.

Фото һәм текст: Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X