Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимур Хәбировны җирләргә бөтен республикадан халык җыелган

Дүртөйле районының Исмаел авылында анасы кулыннан үтерелгән дип исәпләнүче Тимур Хәбировны җирләделәр.

 

Әмма зиратка туганнарын гына керткәннәр.

Аны соңгы юлга озатырга бөтен республикадан халык җыелган, машиналар урамга сыймаган.

Кинәт өсләренә ишелеп төшкән кайгыдан агарынып каткан туганнары бер-берсенә тотынышып торган, беркем белән дә сөйләшмәгән диләр...

Күршеләре исә бу хәлнең башка сыймаслыгы турында сөйләгән.

"Айгөл һәрвакыт ачык йөзле, шат булып күренде. Балалары белән йорт алдындагы чирәмдә уйный иде, бергәләшеп велосипедта йөрделәр. Ул алар өчен барысын да эшләргә әзер кебек иде", - дигән берсе.

Икенчесе: "Бервакыт дүрт казының өчесен төлке ашады. "Ялгыз казыңны суй инде, интектермә", - дигәч, ул: "Булдыралмыйм, ничек инде, ул бит тере җан", - диде". Аның баласына кулы күтәрелгәне башка сыймый", - дигән.

    29 августта төнлә ана баласын буып үтергән, шуннан соң үз йорты яны участогы территориясендә чокыр казып күмеп куйган. Кечесен үстерүе читен, берсен булса да аякка бастырыйм, дип уйлавы турында хәбәр итә ул...

Каралмаган, буялмаган иске генә йорт алдында, шушы көн өчен махсус эшләнгән кебек, сары төсе белән балкып торган коймага Тимурның рәсемен элгәннәр. Халык анда чәчәкләр, йомшак уенчыклар куйган, дип яза Кызыл таң.

http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/timur-khbirovny-irlrg-bten-respublikadan-khalyk-yelgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев