Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тиздән Әзәрбайҗан һәм Төркия йомыркасы ашаячакбыз

Йомыркага бәя күтәрелү бөтен ил халкы өчен көтелмәгән хәбәр булды. Шул исәптән, Лениногорск кибетләрендә дә.

Ике-өч атнадан Россиягә Төркиядән йомыркалар килә башлаячак. Аларга чит ил пошлинасы түләнмәячәк.

Шул рәвешле бу продуктка бәяләр төшәргә тиеш. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев әйткән.

"Якын арада Әзәрбайҗаннан йомыркалар килергә тиеш. Ике-өч атнадан Төркиядән дә  киләчәк, бу безгә бәяләрне төзәтергә мөмкинлек бирәчәк", - дигән министр. Аның сүзләренчә, бу вакытта йомыркага бәяләр һәрвакыт үсә, чөнки бу сезонлы продукт. Ул Яңа елдан соң бәяләр төшәр, дигән ышаныч белдерә.

"Ш.Һ."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев