Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тиздән МРОТ артачак

Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты МРОТны 18,5 процентка – 19 242 сумга кадәр арттыру башлангычын күтәрде. Быел ул 16 242 сум тәшкил итә.

Русия Хөкүмәтендә билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгының Федераль җыелышка Юлламасында киләсе елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын өстәмә рәвештә 10 процентка арттыру йөкләтелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

МРОТны арттыру хезмәт хакы күләменә генә түгел, ә социаль түләүләргә, шулай ук эшсезлек, эшкә яраксызлык, йөклелек һәм башка пособиеләргә дә тәэсир итә. Русия законнары нигезендә эш бирүче айлык хезмәт хакын бер МРОТтан түбән билгели алмый.

"К.Т."

Фото: Лениногорк-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев