Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төнлә яхшы йоклар өчен 5 эчемлек

Барыбыз да белә, йокы туйса – хәлләр дә яхшы була, көн дә унышлы үтә. Төнлә йокысызлыктан интегәсез икән, менә сезгә 5 төрле эчемлек.

Беренчесе – ромашка төнәтмәсе белән чәй.

Ул йокысызлыктан коткара, нерв системасын хәлгә китерә, тынычландыра. Шулай ук, вирусларга каршы көрәшә, грипп сезонында чиргә каршы тора. Ләкин, астма булган кешеләргә аны эчәргә ярамый!

Икенчесе – җылы сөт.

Сөт – “табигый антидепрессант” диләр. Ул организмга яхшы йогынты ясый, кеше тыныч күңел белән йоклый.

Өченчесе – мята белән чәй.

Мята (бөтнек) – күпсанлы файдалы үлән. Арыганны баса, чиргә каршы көрәшә һәм башкалар. Вирусларга каршы тора. Кешенең ашказаны белән эчәк авыруына файда итә, кан басымын төшерә, кандагы шикәрне җайга китерә.

Дүртенчесе – кокос суы.

Ул В витаминына нык бай. Шулай ук, стрессны бетерә. Составында булган калий һәм магний кеше организмын тынычландыра.

Бишенчесе -  чия согы.

Чия согы йокы организмдагы йокы гормонына яхшы йогынты ясый, тынычландыра, яхшы йоклата. Нерв системасына яхшы тәэсир итә.

https://www.championat.com/lifestyle/article-4516267-chto-vypit-chtoby-usnut-5-napitkov-kotorye-pomogut-v-borbe-s-bessonnicej-i-uluchshat-kachestvo-sna.html?from=feed&utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эчемлек 5 кинэш нэрсэ эчэргэ