Татарстанда төбәк автомобиль юлларын 490 берәмлек махсус техника кардан чистарта.
Төнлә юлларда 317 кар җыю машинасы эшләгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.
«Тәүлеккә 4 952 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 91 тонна тоз тотылды", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Бозлавык аркасында машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыралар.
Региональ юлларда штаттан тыш хәлләр булган очракта, министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843 )291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Нет комментариев