Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә үзгәрешләр булачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә үзгәрешләр булачак

Республика халкына июль аеннан торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр үзгәрүе турында искәрттеләр.

Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше индексы уртача 10,8% тәшкил итә. 695 муниципаль берәмлек бу күрсәткечтән түбән түләү үсешенә ия булачак. Тагын 218 муниципаль берәмлектә түләү үсеше индексы 15,7% тан артмаячак.

Республика халкының 72% өчен түләү үсеше 10,8% тан да кимрәк булачак. Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев билгеләп үткәнчә, узган ел коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү үткәрелмәгән.

"Ш.К."

фото: Татар-информ


Нет комментариев