Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торакларга түләү тарифы буенча Дәүләт комитеты җәмәгатьчелек кабул итүе башлый

Торак –коммуналь түләүләр тарифы буенча Татарстан дәүләт комитеты районнарда җәмәгатьчелекне күчмә кабул итү оештыра.

 Дәүләт комитеты җитәкчеләре июнь –октябрь айларында районнарда халык белән очрашу үкәрәчәк. Аларның беренчесе- Арчада, 8 нче июньдә, ә 15 нче июньдә- Буа районында була. Дәүләт комитеты җитәкчеләренең җәмәгатьчелекне күчмә кабул итү вакытлары, комитетның  сайтында урнаштырылачак. Республика Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова әйтүенчә, халыкны күпчелек коммуналь түләүләр һәм каты коммуналь калдыклар мәсьәләсе бик борчый. Апрель аенда гына да  коммуналь хезмәтенә  кагылышлы 96,   коммуналь түләү тарифларына кагылышлы 315 мөрәҗәгать булган. Дәүләт комитетына сорауларны интернет – кабул итү регуляторы аша, “кайнар линия"нең  8(843) 2218 200 номерына шалтыратып әйтергә мөмкин. Шулай ук ,Дәүләт комитеты сайтының “Обращение и прием граждан” бүлегендә, халыкны борчыган төп сораулар һәм аларга бирелгән җаваплар  белән дә танышырга була.

https://kt.tatarstan.ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев