Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тозга өч бөртек дөге ярмасы салыгыз...

Ризыкларны озак саклау өчен уңайлы гына ысуллар бар. Ә сез аларны ничек саклыйсыз?

 

Икмәк озак саклансын өчен аны махсус тартмада яки капкачы ныклап ябылган эмаль кәстрүлдә тотарга кирәк. Савытның төбенә әрчелгән чи бәрәңге кисәкләре яки тоз куярга һәм вакыты-вакыты белән алыштырырга киңәш ителә. Бу икмәкне күгәрүдән саклый. Әгәр ак икмәкне карасы белән бергә тотасыз икән, ул чагында аның тәме үзгәрә.

Пироглар кибеп китмәсен өчен, аларның өсләрен ашъяулык белән каплап, балчыктан яисә агачтан ясалган савытта саклау яхшы.

Алма кисәге салынган катыргы тартмада бисквит тортлар тиз кипмәс.

Тозны, шикәрне, чәйне яхшылап саклау өчен,банка яки тартма төбенә киптергеч кәгазь җәеп куегыз. Ә менә тоз коры торсын дисәгез, савытка ике-өч бөртек дөге ярмасы салыгыз.

Консерваны ачканнан соң, эчендәге ризыкны пыяла, фаянс яки эмальләнгән савытка бушатырга кирәк.

Ачканнан соң, соусның өстен капкач белән ябып, караңгы салкын урынга куйсаң, берничә көн яхшы сакланыр.

Сөтне кышын озак саклау өчен кайнатыр алдыннан аз гына шикәр кушып җибәрәләр (бер литр сөткә ярты кашык шикәр), ә җәйне — пычак очында гына чәй содасы салалар. Кайнап чыкканнан соң, сөтне савытның капкачын ачып суыталар, дип яза Кызыл таң.

 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев