Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Сәламәтлек саклау министры: Татарстанда коронавирусның икенче дулкыны булырга мөмкин

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстанда коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин диде. Бу хакта ул «Татарстан Онлайн» туры эфирында әйтте.

 

«Мин Вольф Мессинг түгел, нәрсә буласын алдан әйтә алмыйм, әмма билгеле бер математик модельләр бар. Икенче дулкын булмас дип әйтә алмыйм», — диде министр.

Министр шулай ук Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың илнең бу куркыныч чирдән тулысынча 2021 елның февралендә генә котыла алачагы турында фаразларын да искә төшерде. Әмма инде хәзер үк авыру пигыннан чыгу турында сөйләргә була, диде Садыйков.

«Коронавирус безнең психологияне, тормышны үзгәртте. Без яңа тормышта яшибез», — диде министр.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/17-06-2020/marat-sadyykov-tatarstanda-koronavirusny-ikenche-dulkyny-bulyrga-m-mkin-5750270

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев