Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Транспорт салымын 25 процентка киметергә тәкъдим иттеләр

Россия Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов 2020 елда коронавирус аркасында югары әзерлек режимы кертелгән төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда, яшәүчеләр өчен транспорт салымын 25 процентка киметергә тәкъдим итте. Мөрәҗәгать Россия транспорт министры Евгений Дитрихка җибәрелгән. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

 

«Бу инициативага үз бәягезне бирүегезне һәм РФ субъектлары бюджетлары керемнәреннән компенсацияләү мөмкинлеген анализлауны сорыйм», — дип язган парламентарий.

Василий Власов белдергәнчә, коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән чикләү чаралары вакытында күп кенә төбәкләрдә яшәүчеләр үзизоляциядә булу сәбәпле, транспортларын файдалана алмаган. Депутат сүзләренә караганда, салымны киметү халыкка гадел компенсация һәм өстәмә ярдәм чарасы булыр иде.

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев