Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Транспорттан файдаланмасаң

Физик затларның транспорт са­лымын исәпләү салым органна­ры тарафыннан башкарыла.

Алар транспорт чараларына дәүләт теркәве үткәрүче органнардан алынган мәгълүматтан файдалана.

Транспорт чараларын чагышты­рып тикшерүнең иң җиңел ысулы – салым хезмәте сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинетында яисә “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасында тикшерү.

“Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы­на РФ Дәүләт хезмәтләреннән пароль аша яисә теләсә кайсы салым органын­да шәхси кабинетка керү өчен пароль алу юлы белән кушылырга була. Керү паролен теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә дә алырга мөмкин.

Фактта файдаланылмаган (сатыл­ган яисә утилизацияләнгән) транс­порт чарасы булса, хуҗасына транс­портка дәүләт учетын туктату турын­да гариза белән ЮХИДИ органнары­на мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки транспорт чарасын теркәү учетыннан төшергәнче аңа ел саен салым салына. Салым түләнмәгән очракта суд при­ставлары белән берлектә аны юллап алу буенча чаралар күреләчәк.

 http://muslumirc.ru

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев