Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төркия белән ара ябылудан зыян күрербезме?

Президент фәрманы нигезендә, РФ хөкүмәте Төркиядән кертү тыелачак азык-төлек исемлеген булдырды. Әлегә анда төп ике генә төр ризык - яшелчә һәм җиләк-җимешләр (моннан тыш, катырылган тавык һәм күркә итләренең кайбер өлешләре һәм тоз бар), һәм бу тыю берничә көннән гамәлгә керәчәк. Безнең Су-24 бомбардировщигын бәреп төшергәннәре өчен Төркиягә карата "җәза"...

Президент фәрманы нигезендә, РФ хөкүмәте Төркиядән кертү тыелачак азык-төлек исемлеген булдырды.

Әлегә анда төп ике генә төр ризык - яшелчә һәм җиләк-җимешләр (моннан тыш, катырылган тавык һәм күркә итләренең кайбер өлешләре һәм тоз бар), һәм бу тыю берничә көннән гамәлгә керәчәк. Безнең Су-24 бомбардировщигын бәреп төшергәннәре өчен Төркиягә карата "җәза" чаралары әлегә промышленность продукциясенә кагылмый дип белдерде беренче вице-премьер Игорь Шувалов. Сәяси вәзгыятьнең торышына карап, тыелган төрек товарлары исемлеге үзгәрергә дә мөмкин икән. Әгәр Төркия ягы гафу үтенмәсә, киләчәктә бу илдән безгә җиләкләр, сөт ризыклары (эремчек белән сырны да кертеп), балык, диңгез ризыклары, терлек һәм кош ите кертү тыелу ихтималы бар.
Владимир Путин Русиянең туристик операторларына Төркиягә путевкалар сатуны туктатырга киңәш итте. Моннан тыш, РФ президенты фәрманы нигезендә, самолетларның ике ил арасындагы чартер рейслары туктатыла, киләсе ел башыннан төрекләрне безнең илгә виза белән генә кертә башлаячаклар, Төркия гражданнарын эшкә яллап булмаячак, Россия территориясендә Төркия юрисдикциясе канаты астындагы оешмаларның эшчәнлеге чикләнәчәк яки тыелачак.
РФ Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Русия төрек әфлисун-помидорларыннан башка да яши ала, аларны бүтән илләрдән китертербез дисә дә, экспертлар яшелчә һәм җиләк-җимеш мәсьәләсендә илдә якын арада кытлык туарга, бәяләр кискен сикерергә мөмкин диләр.
Президент Рәҗәб Эрдоган исә Мәскәүнең икътисадый санкцияләрен Әнкара ашыкмый-кабаланмыйча, хисләргә бирелмичә, сабыр гына кабул итәчәк дип белдерде. Һәм Төркия безнең санкцияләргә каршы җавап та бирә башлады инде: кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, Босфор бугазында Русиянең корабль-теплоходларын үткәрмичә, сәгатьләр буе көтеп торырга мәҗбүр иткәннәр.
P.S. РФ мәдәният министры Владимир Мединский Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва, Хакасия республикалары җитәкчеләренә ТюрКСОЙ төрки мәдәнияте халыкара оешмасы белән килешүләрне өзәргә дигән фәрман җибәргән.
http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12216&file=11.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төркия россия