Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төркиядә җир тетрәүдән соң 91 сәгать узгач 4 яшьлек бала коткарылган

Айда Гезгин исемле кыз бала Измирдәге җир тетрәүдән соң җимереклекләр астыннан исән килеш табылган 107нче кеше булган.

Измирдәге җир тетрәүдән соң эзләү һәм коткару эшләрен дәвам иткән Төркия коткаручылары 91 сәгать узганан соң "Рыза Бей" исемле йорт җимереклекләре астыннан 4 яшьлек кыз баланы коткарган.

Илнең рәсми мәгълүмат агентлыгы АА (Anadolu Ajansı) хәбәренә караганда, Айда Гезгин исемле кыз бала Измирдәге җир тетрәүдән соң җимереклекләр астыннан исән килеш табылган 107 нче кеше булган.

Айда Гезгинне беренче булып тапкан Нусрет Аксой сүзләренчә, кыз бала кер юуу машинасы янында кысылып калган булган. Табиблар баланың хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. 6,6 баллык Измирдәге җир тетрәүдән соң башланган коткару эшләрендә 7967 коткаручы, 1072 техника, 25 махсус өйрәтелгән эт катнаша.

3 ноябрь 12.00 сәгатькә булган рәсми мәгълүматларга караганда Измирдәге җир тетрәүдә 105 кеше вафат булды. Яраланган 1027 кешенең 883е хастаханәләрдән чыгарылды. 144 кеше хастаханәләрдә кала бирә.

Эзләү һәм коткару эшләре, җимерелгән 17 бинаның 12 сендә тәмамланды. 5 бинада кешеләрне эзләү эше дәвам итә. Измирдә көчле җир тетрәү 30 октябрьдә булган иде.

Чыганак

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30981

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев