Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туристларны кунакханәләргә урнаштыру кагыйдәләренә төгәллек кертелде

Бергә килгән туристлардан кунакханәгә урнашканда никахны раслый торган документлар сорамаячаклар. Туризм буенча федераль агентлыкның матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Элегрәк Роспотребнадзор моңа кадәр бер-берсе белән аралашмаган ял итүчеләрне бер номерга урнаштырмаска киңәш итә иде. Күзәтчелек ведомствосы кунакларны «аерым номерларга урнаштырырга» (моңа гаилә белән ял итүчеләр керми) тәкъдим итте.

Хәер, Роспотребнадзор вәкилләре алга таба билгеләп үткәнчә, кунакларны ничек урнаштыруга бәйле хәлиткеч карарны кунакханәләр үзләре кабул итәчәк.

Россия кунакханәләр ассоциациясе президенты Геннадий Ламшин да «Российская газета»га биргән интервьюсында әлеге вазгыятькә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, бер номерда бер гаилә әгъзалары гына түгел, бергә килгән дуслар да яши ала.

Моннан тыш, Роспотребнадзор тәкъдимнәрендә озата баручы затлар турында да пункт бар. «Ягъни кунак озата баручы зат белән бер номерга урнаша ала. Ә озата баручы теләсә кем булырга мөмкин», - диде Ламшин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/15-06-2020/turistlarny-kunakhan-l-rg-urnashtyru-kagyyd-l-ren-t-g-llek-kertelde-5749655

Фото6 https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев