Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тузган йортларны ремонтлау программасын гражданнар хисабына әзерләргә ниятлиләр

Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы 70 процентка тузган йортларны капиталь ремонтлау өчен аерым ярдәмче программа әзерләргә тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

 

Әлеге инициатива буенча, 70 процентка тузган, авария хәлендәге дип табылмаган йортлар төбәк капиталь ремонт программаларына кертелергә мөмкин. Мондый йортларда, объект авария фондына күчерелгәнче, тиешле чаралар күреләчәк. Бүгенге көндә Россиядә шундый 25 миллион квадрат метр торак фонды бар.

Өч еллык ярдәмче программа гражданнар күчергән акча хисабына гамәлгә ашырылачак, шул ук вакытта, җирле хакимиятләр карары белән капиталь ремонт эшләре төбәк һәм муниципаль бюджетлардан да финансланырга мөмкин.

РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы инициативасын бүген Дәүләт Думасындагы парламент тыңлауларында тикшерәчәкләр.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең май указында РФ Хөкүмәте алдына авария хәлендәге торак фондын тотрыклы рәвештә киметү һәм гражданнарны яшәү өчен яраксыз хәлдәге йортлардан күчерүдә тиешле алымнар эзләү бурычын куйды. Октябрь аенда Хөкүмәт Дәүләт Думасына гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүнең яңа механизмнарын формалаштыра торган закон проекты тапшырды.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196544/

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев