Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тычкан авыруына караганда, ВИЧ-инфекция күбрәк ачыкланган

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе соңгы вакытта тычкан авыруы һәм ВИЧ-инфекция ачыклануга кагылышлы мәгълүматлары белән уртаклашты. 20-26 февраль көннәрендә Татарстанда тычкан чиренең 13 очрагы теркәлгән. Исемлектә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Югары Ослан, Лениногорск районнары бар. 19-25 февральдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 26 очрагы ачыкланган. Аерым...

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе соңгы вакытта тычкан авыруы һәм ВИЧ-инфекция ачыклануга кагылышлы мәгълүматлары белән уртаклашты.


20-26 февраль көннәрендә Татарстанда тычкан чиренең 13 очрагы теркәлгән. Исемлектә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Югары Ослан, Лениногорск районнары бар.

19-25 февральдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 26 очрагы ачыкланган. Аерым алганда, Казанда шундый 10 очрак теркәлгән, Түбән Кама районында - 5, Әлмәттә - 3, Чаллы, Алабуга һәм Лениногорск районнарында - 2шәр, Азнакай һәм Кукмара районнарында берәр.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИЧ