Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төзүчеләр көне белән!

Быел Төзүчеләр көненә, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә билгеләнгән вакыттан алып, 65 ел тулды. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге вакыйга белән котлыйм!

Төзелеш тармагының торышы төбәкнең икътисади дәрәҗәсен билгели. Матур биналар, яр буйлары, спорт объектлары артында иң мөһим, катлаулы һәм киеренке һөнәрләрнең берсе тора.  Һәр кеше дә төзүче булып эшли алмый. Фидакарь төзүчеләр җилкәсендә һәр объект өчен җаваплылык тора.

Сезнең хезмәтегез кешеләргә, туган илебезгә бик мөһим һәм кирәкле. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Хәтер һәм Дан елында сез фидакарьлек, рухның ныклыгын күрсәтәсез һәм шәһәрләрдә һәм авылларда  уңайлы шартлар булдыру өчен барысын да эшләргә тырышасыз.

Бәйрәм көнендә сезгә  иҗади хезмәтегез, осталыгыгыз өчен ихлас рәхмәт әйтәм. Нык сәламәтлек, уңышлы хезмәт көннәре,  иминлек, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

Фәрит Хәнифов,

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев