Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уфа белән Прага арасы якынаячак

Уфа белән Прага арасында турыдан-туры авиаочыш яңартырга телиләр.

 

Әлеге башлангычны Чехия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька белән очрашу барышында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев тәкъдим итте.
"Элек Уфадан Чехия ягы башкарган туры рейс бар иде, әмма кайбер сәбәпләр аркасында ул гамәлдән чыгарылды, – диде Константин Толкачев.

— Рейска ихтыяҗ зур иде. Безнең республикада яшәүчеләрнең күбесе Чехиягә укырга, ял итәргә, эш командировкаларына бара. Җәмәгатьчелек реакциясе рейсны гамәлдән чыгару турындагы карарның популяр булмавын күрсәтә. Турыдан-туры авиаочышларны яңарту мөмкинлеге турында ике яклы сөйләшүләр үткәрү максатка ярашлы булыр дип уйлыйм. Шул ук вакытта Уфадан Прагага рейс кулай булыр иде, әмма Уфа белән Чехиянең теләсә кайсы башка шәһәре арасында авиаэлемтә мөмкинлеген дә карарга мөмкин, - диде ул.

Витезслав Пивонька бу мәсьәләне куюның актуальлеге белән килеште һәм Башкортстанга визит тәмамланганнан соң Чехия ягы белән тиешле консультацияләр үткәрергә әзер булуын белдерде.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Зөһрә Исламова

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/ufa-beln-praga-arasy-yakynayachak

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев