Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар долма, шекербура, бадамбурадан авыз итте (+фотолар)

Лениногорскида 2нче мәктәпнең 4»А» сыйныф укучылары белән «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында әзәрбайҗан милләте турында дәрес үткәрелде.

Әзәрбайҗан Кавказ арты төбәгенең иң зур иле, аны борынгыдан ук «ут иле» дип атыйлар. Ул борынгы һәйкәлләргә, архитектурага бай, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. 

Илнең үзенчәлеге шунда, анда келәм ясыйлар. Укучылар рәссамнарның келәм рәсемнәре белән тулырак танышты, пазл җыйды. Бер сыйныфта бергә укыган әзәрбайҗан милләтеннән булган иптәшләренең сөйләм телен ишетте. 

Бергә «Шәйдулла — ялкау» әкиятен күрсәтте.

Укучылар әзәрбайҗан халык бәйрәмнәре белән танышып, аларның милли тәм-томнары — пәхләвә, бадамбур, шекербур һәм долмадан авыз итте. 

Әлеге очрашу иң күңелле мизгелләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Чөнки балаларның күпчелеге әлеге ризыкларны беренче тапкыр авыз итте.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск Үзәк китапханәнең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев