Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Умартачылык идарәсе: Татарстанда бал кортлары күпләп һәлак булды

Татарстан умартачылары бал кортларының күпләп һәлак булуына зарлана. Республиканың барлык районнары да диярлек зыян күргән, чама белән 2,5 мең умарта корты үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов сөйләде.

 

“Бөтен республика буенча диярлек умарта кортлары һәлак булды. Һәр районнан мәгълүмат җыйдык. Әлегә исәп-хисап бирмәгән биш муниципалитет калды. Минзәлә, Зәй, Мамадыш, Биектау, Саба районнары иң нык зыян күргән. Барлыгы 2,5 мең умарта корты һәлак булган”, - диде әңгәмәдәш.

Фәиз Динмөхәммәтов сүзләренчә, бу хәлнең икътисади зыяны әлегә билгеле түгел “Әлегә зыянны акчалата санамадык, бу гади мәсьәлә түгел. Республика шундый хисап системасы кертергә уйлаганнар иде. Әмма мондый мәгълүматны исәпләүче белгечләр белән бәйле проблемалар бар. Әлегә зыянны каплау турында сүз дә юк”, - диде ул.

Идарәнең генераль директоры әйтүенчә, умарта кортларының үлемен рапс чәчелгән басуларны химик эшкәртү белән бәйлиләр. Әлегә бал кортлары үлеменең сәбәбен раслаган лаборатория анализы нәтиҗәләре юк. Алар бары тик ике-өч айдан гына билгеле була.

"Умартачылар әйтүенчә, кортларның күпләп һәлак булуы рапс басуларын пестицидлар белән эшкәрткәч башланган. Башта Мамадыш районыннан шалтыратып бу хәлне хәбәр иттеләр. Белгечләр барды, чыннан да күп кортлар һәлак булган. Мондый хәлләр узган елда да, аннан алдагы елда да, хәтта 2000 елларда да булды. Әмма быел күбрәк булырга мөмкин”, - дип өстәде ул.

Фәиз Динмөхәммәтов рапс басулары торак пунктлардан 3-7 чакрым ераклыкта урнашырга тиеш диде. “Быел рапс мәйданы барлык авыл хуҗалыгы җирлекләрендә дә күп”, - диде ул. Чәчүлекләргә химик эшкәртү уздырганда, юридик затлар өч көн кала халыкка һәм ветеринария хезмәте белгечләренә бу хакта хәбәр итәргә тиеш, диде агентлык әңгәмәдәше.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/08/189481/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев