Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалы авылы ветераны Касыйм ага Хөснетдиновка – 95 яшь

Бүген районыбызның Урдалы авылы Бөек Ватан сугышы ветераны , озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән Касыйм Хөснетдинов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 


Ветеранны котларга якыннары, туганнары, авыл җирлге башлыгы Марат Җиһаншин, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Урдалы мәктәбе директоры Гөлфия  Зайнутдинова килде.

Барысы да ветеранга, авылның мөхтәрәм кешесенә изге теләкләр җиткерде, хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.

Касыйм Хөснетдинов 1943 елда сугышка алына. Фронттан кайткач, мәктәптә укытучы булып эшли. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аның дүрт оныгы, ике оныкчыгы бар.

Касыйм ага котларга килүчеләргә рәхмәтен әйтте, бүген дә үзеңне кирәкле кеше булып тою зур бәхет, ди.

 

Гөлназ Хәйретдинова, Алсу Миннебаева фотолары

Тулырак "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев