Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалы солдаты Минзөфәр Гәрәев каберенә таш һәм рәшәткә куелды

Кичә, 20 июньдә Урдалыда Бөек Ватан Сугышы елларында геройларча һәлак булган Минзөфәр Гәрәев каберенә тантаналы төстә таш һәм рәшәткә куйдылар.

Хәтерләсәгез, 2018 елның көзендә  Урдалы авылында дулкынландыргыч та, моңсу да булган вакыйга булды. Бөек Ватан сугышы елларында геройларча һәлак булган Гәрәев Минзөфәр Зәкиевичнең җәсәден җирләделәр. 75 елдан соң солдат туган авылына “кайткан" иде ул вакытта. Смоленск шәһәрендә эзләнүләр вакытында 15 солдат җәсәде табыла. Шуның берсен генә ачыклый алалар, ул безнең якташыбыз булып чыга. Аны медальоны аша беләләр. Һәм туганнары солдатның җәсәден туган авылына алып кайтып җирләделәр. Минзөфәр 18 яшендә Бөек Ватан сугышына китә. Кызганыч, 2 елдан соң, Смоленск җирендә 1943 елда һәлак була.


20 июньдә Урдалыда солдат каберенә таш һәм рәшәткә урнаштырдылар. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Лениногорск хәрби комиссариаты вәкилләре, солдатның туганнары, Урдалы авыл халкы җыелган иде.

Авыл мулласы Фәрит хәзрәт дога укыды. Кабергә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

 

Минзилә Зиганшина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X