Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманнар - безнең байлык, янгыннарны булдырмыйк

Лениногорскида мэриядә Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы узды.

 

 Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә видеоконференция режимында узды, шулай ук көньяк-көнчыгыш район башлыклары да бездә утырышта катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин быел республика территориясендә урман янгыннары белән катлаулы хәл килеп чыгуын әйтте:
-    Янгынга каршы төрле чаралар үтәлүгә карамастан, эссе һава торышы 14 урман янгыны чыгуга китерде, аларның 12се Татарстанның көньяк-көнчыгышында булды.  Җитәкчеләргә, урман тармагы хезмәткәрләре белән берлектә, бу вәзгыятьне җентекләп тикшерергә һәм тиешле чаралар күрергә кирәк, - ди Рөстәм Камилович.

Безнең районда да күптән түгел ике урман янгыны теркәлде. Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә,  республиканың көньяк-көнчыгышы промышленность структурасына бай, биредә нефть-газ секторы һәм урман массивларында линияле объектлар урнашкан. Болар барысы да һәм югары температура режимы урман янгыннарына китерде, бүгенге көндә барлык учаклар да сүндерелгән, вәзгыять контрольдә, диде ул. “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданнарның урманнарда булуын һәм 21 календарь көнгә транспорт чаралары белән керүне 4 тапкыр чикләде. Менә бүген бишенчесе дә үз көченә керде. Фаразларга караганда, якын көннәрдә республикада янгын куркынычының IV һәм V класслары көтелә”, – ди Равил Кузюров.

Министр муниципаль районга эш сәфәре кысаларында Лениногорск участок урманчылыгының 43 нче кварталында һәм Лениногорск урманчылыгының 74, 76 нчы кварталларында –  урман янгыннары булган участокларны карады. Лениногорскидагы янгыннарның башлангыч сәбәбе – көчле җил аркасында югары вольтлы электрүткәргеч линиясенең чыбыклары өзелеп, килеп чыккан дип фаразлана. Урман янгыннарын сүндерүдә бик күп техника һәм кешеләр җәлеп ителде.

Рөстәм Нигъмәтуллин утырыш ахырында бүгенге көндә бу янгыннарның зур территорияләрдә таралуына юл куелмаячагын ассызыклады. “Безнең төп бурыч – аларны булдырмау, монда һәр җитәкченең, һәр кешенең җаваплы мөнәсәбәте мөһим”, - диде ул.

Белешмә. 25 августка булган мәгълүматка караганда, Лениногорск шәһәре һәм районында 75 янгын теркәлгән (узган елның шул чорында – 73). Быел янгыннарда 6 кеше һәлак булган (былтыр -1), бер кеше җәрәхәтләр алган. Янгыннарның 39ы – шәһәрдә, 36сы – районда булган. Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр приборларының ксплуатация кагыйдәсен бозу, мич җиһазлары белән эш иткәндә кагыйдәләрне бозу, шулай ук ике ут төртү белән бәйле янгын да булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев