Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы мәктәбендә янгын турында ачык дәрес үткәрелде

Лениногорск районы Урмышлы авылы янгын сүндерү часте начальнигы Рәмис Гафиатуллин Урмышлы мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Рәмис Гафиатуллин укучыларга Россиядә янгын саклаучыларның килеп чыгу тарихын сөйләде. Укучылар аны бик кызыксыну белән тыңлады һәм беренче янгын сүндерүчеләр кайчан килеп чыккан, ничек киенгән, ничек янгын чыгу турында хәбәр иткән,...

Лениногорск районы Урмышлы авылы янгын сүндерү часте начальнигы Рәмис Гафиатуллин Урмышлы мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде.


Рәмис Гафиатуллин укучыларга Россиядә янгын саклаучыларның килеп чыгу тарихын сөйләде. Укучылар аны бик кызыксыну белән тыңлады һәм беренче янгын сүндерүчеләр кайчан килеп чыккан, ничек киенгән, ничек янгын чыгу турында хәбәр иткән, янгын сүндерүнең нинди чаралары булу турында белде. Шулай ук, бүгенге көндә хәлләр нидән гыйбарәт? Татарстан республикасында авария-коткару хезмәте ничек оештырылган? Янгын сүндерүче хезмәтенә хөрмәт хисе тәрбияләү максаты турында тыңлады.

Ачык дәрес вакытында, шулай ук, укучылар "Сүзне әйтеп бетер", "Ут - дус һәм дошман" мәзәкләр конкурсында да катнашты. Менә шундый мавыктыргыч һәм танып белү дәресе үткәрде янгын сүндерү часте хезмәткәрләре.
Гөлфирә Нәҗметдинова,
Әлмәт бүлеге янгын сүндерү часте инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ачык дәрес открытый урок